Алар белән магистраль юллар, шәһәрнең үзәк һәм тарихи өлеше янындагы тротуарлар эшкәртеләчәк
Фото: Марат Мөгыйнов
«Предприятиеләр тарафыннан юл эшчеләрен һәм машина йөртүче механизаторларны җәлеп итү буенча актив эш алып бара. Массакүләм мәгълүмат чаралары аша белдерү бирелә, юл объектларын төзүдә катнашкан оешмалардан хезмәткәрләр җәлеп ителә, кышкы чорга белгечләр җыю өчен янәшәдәге авыл районнары буйлап йөрелә», – диде ул.
Ул шәһәр юллары актив рәвештә реагент, ком-тоз катнашмасы белән эшкәртелә, шулай ук мәрмәр валчыклы тротуар реагентын кертү планлаштырыла, дип өстәде.
«Узган кышта без мәрмәр валчык белән махсус тротуар реагентын сынадык, аны куллану нәтиҗәсеннән канәгать калдык. Ул интенсив җәяүлеләр агымында асфальтка яхшы ябыша, шулай ук аз чыгымга ия. Быел без аны куллануны дәвам итәрбез. Әлеге регентны 1 мең тонна сатып алырга ниятлибез, кызганычка каршы, бу бик аз күләм. Шуңа күрә беренче чиратта магистраль юллар, шәһәрнең үзәк һәм тарихи өлеше янындагы тротуарлар эшкәртеләчәк», - дип билгеләп үтте ул.
Элегрәк Тышкы төзекләндерү комитетында хәбәр итүләренчә, узган тәүлектә Казанда 8,1 мең тонна кар чыгарылган.