В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Халыкның тавыш бирүе нәтиҗәләре буенча Татарстан башкаласы алда бара.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы октябрь). Казан 2021 елның «Кунакханә бизнесын алып бару өчен иң яхшы шәһәр» номинациясендә Милли кунакханә премиясенең финалына чыкты. Халыкның тавыш бирү нәтиҗәләре буенча ТР башкаласы Санкт-Петербург һәм Екатеринбургны узып, беренче урынны алды.
Хәзер өч финалистны йомгаклау этабы – шәһәрләрне профессиональ жюри бәяләмәсе көтә. Җиңүчеләрне Мәскәүдә 27-нче ноябрь көнне Халыкара сәүдә үзәгендә узачак тантанада атаячаклар.
«Милли кунакханә премиясе – 2021» Бөтенроссия конкурсы РФ Икътисади үсеш министрлыгы, Туризм буенча федераль агентлык һәм башка ведомстволар ярдәмендә Россия кунакханә ассоциациясе тарафыннан уздырыла. Бу илдә кунакханә бизнесы өлкәсендә иң абруйлы премияләрнең берсе. Конкурсның максаты – кунакчыллык өлкәсендә, төбәк юнәлешләрендә һәм конкрет Урнаштыру чараларында җәлеп итүчәнлекне арттыру, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының Туризмны үстерү комитеты.