Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.09.2020, 16:21

Казан ЮНЕСКОның белем алучы шәһәрләре челтәренә керде

Анда дөньяның 64 иленнән 230 шәһәр тора.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче сентябрь). Казан ЮНЕСКОның (ГСОГ) белем алучы шәһәрләренең глобаль челтәренә кертелгән. Татарстан башкаласы белән беррәттән быел челтәргә Тегеран, Баку, Арекипа, Кишинев, Бонн кебек шәһәрләр дә керде.

Казан кандидатурасы ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе тарафыннан тәкъдим ителде, ә Татарстан башкаласын челтәргә кертү турындагы карар Парижда игълан ителде. Бүген узган вебинарда Казан муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Евгения Лодвигова шәһәрнең төрле шәһәр мәсьәләләрен хәл итүдә тәҗрибәсе турында сөйләде.

ЮНЕСКОның белем алучы шәһәрләренең глобаль челтәре – белем, осталык һәм алдынгы тәҗрибә алмашу өчен булдырылган халыкара оешма. Хәзерге вакытта структурада дөньяның 64 иленнән 230 шәһәр-әгъза бар.

ЮНЕСКО ГСОГ (белем алучы шәһәрләренең глобаль челтәре) – ул БМО структурасындагы гомер буе укыту өлкәсендә Глобаль мандатка ия булган бердәнбер бүлек. Әлеге оешма ике төп максатны күздә тота: сыйфатлы белем алуга гомуми һәм тигез хокуклы керү мөмкинлеген тәэмин итү һәм тотрыклы үсеш принципларына нигезләнгән ачык, куркынычсыз һәм тормышчан шәһәрләр төзү. Глобаль челтәр шәһәрләр арасында үзара укыту сәясәте һәм практикасы мәсьәләләре буенча диалог үсешенә ярдәм итә.

Институт шулай ук башка мөһим функцияләр башкара. Аерым алганда, глобаль челтәргә керергә теләгән шәһәрләргә методик һәм консультацион ярдәм күрсәтә, белем алучы шәһәрләр темасына халыкара чаралар үткәрә.

«Укучы шәһәр» концепциясе ярлылык һәм тигезсезлек белән көрәшне, яшәү өчен имин шартлар тудыруны, халыкның шәхси потенциалын тормышка ашыруны, шулай ук икътисади һәм технологик алгарышны күздә тота.

Барлык яңалыклар