Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.04.2019, 10:50

Казан беренче тапкыр синхрон йөзү буенча FINA дөнья сериясе этабын кабул итәчәк

Ярышлар 19-21 апрель көннәрендә узачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы апрель). 19-21 апрель көннәрендә Казанның Су спорт төрләре сарае синхрон йөзү буенча FINA дөнья сериясе этабын кабул итәчәк. Бу ярышлар Казанда беренче тапкыр узачак. Су спорт төрләре сараенда бер үк вакытта синхрон йөзү буенча Россия чемпионаты да оештырыла.

Дөнья сериясенең Казан этабы 2019 елда исәбе буенча өченче була. Алар барлыгы 8 булачак. Беренче этапны Париж кабул итте (28 февраль – 3 март), аннары ярышлар Александруполиста (Греция, 4-7 апрель) узды. Өченче этап Казанда үтәчәк. Шуннан соң дөнья сериясе этаплары Токиода (Япония, 27-29 апрель), Пекинда (Кытай, 4-6 май), Гринсборода (АКШ, 24-26 май), Квебекта (Канада, 30 май – 1 июнь) һәм Барселонада (Испания, 31 май – 2 июнь) узачак.

Ярышларның өч көнлек программасы төркем ярышларын (техник һәм ирекле программалар), соло чыгышларын (техник һәм ирекле программалар), дуэтлар һәм катнаш дуэт ярышларын (техник һәм ирекле программалар), катнаш программа, акробатик төркем ярышларын үз эченә алачак. Этаплар суммасы буенча иң яхшы җыелма командалар һәр дисциплинада суперфиналда чыгыш ясаячак, дип хәбәр итә «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» автоном коммерцияле булмаган оешмасының медиа департаменты.

Барлык яңалыклар

Казан беренче тапкыр синхрон йөзү буенча FINA дөнья сериясе этабын кабул итәчәк

<p> (Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы апрель). 19-21 апрель көннәрендә Казанның Су спорт төрләре сарае синхрон йөзү буенча FINA дөнья сериясе этабын кабул итәчәк. Бу ярышлар Казанда беренче тапкыр узачак. Су спорт төрләре сараенда бер үк вакытта синхрон йөзү буенча Россия чемпионаты да оештырыла. </p> <p> Дөнья сериясенең Казан этабы 2019 елда исәбе буенча өченче була. Алар барлыгы 8 булачак. Беренче этапны Париж кабул итте (28 февраль – 3 март), аннары ярышлар Александруполиста (Греция, 4-7 апрель) узды. Өченче этап Казанда үтәчәк. Шуннан соң дөнья сериясе этаплары Токиода (Япония, 27-29 апрель), Пекинда (Кытай, 4-6 май), Гринсборода (АКШ, 24-26 май), Квебекта (Канада, 30 май – 1 июнь) һәм Барселонада (Испания, 31 май – 2 июнь) узачак. </p> <p> Ярышларның өч көнлек программасы төркем ярышларын (техник һәм ирекле программалар), соло чыгышларын (техник һәм ирекле программалар), дуэтлар һәм катнаш дуэт ярышларын (техник һәм ирекле программалар), катнаш программа, акробатик төркем ярышларын үз эченә алачак. Этаплар суммасы буенча иң яхшы җыелма командалар һәр дисциплинада суперфиналда чыгыш ясаячак, дип хәбәр итә «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» автоном коммерцияле булмаган оешмасының медиа департаменты. </p>