Сәяси һәм икътисади коммуникацияләр агентлыгы һәм Югары икътисад мәктәбе белгечләре сәяси-идарә һәм социаль-икътисади блок эшчәнлеге нәтиҗәләрен бәяләде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче май). Казан Сәяси һәм икътисади коммуникацияләр агентлыгы (АПЭК) һәм Югары икътисад мәктәбенеэ (ВШЭ) Төбәк сәяси тикшеренүләр лабораториясе белгечләре төзегән шәһәр округларында идарә итү нәтиҗәлелеге рейтингында беренче урынны алды.
Рейтингта барлык субъектлар башкалалары һәм халык саны 300 меңнән арткан башка шәһәрләр округлары катнашты. Сәяси-идарә һәм социаль-икътисади блок эшчәнлегенең 2018 елның гыйнвар-март айларында хәле бәяләнде. Беренчесендә Казан 0,682 балл белән 1 урынны алды, икенчесендә – 0,592 балл, 2 урын. Гомуми нәтиҗә – 0,637 балл.
Чагыштыру өчен, икенче урынны алган Төмән сәяси-идарә блогы буенча 0,666 балл (2 урын) алды, ә социаль-икътисади блокта 0,571 балл (8 урын) җыйды. Гомуми нәтиҗәсе – 0,619. Өченче урында Ростов-на-Дону шәһәре тора.
Бишлекне Ханты-Мансийск һәм Грозный шәһәрләре яба. Рейтингның соңгы 88-92 урыннарын Тамбов, Омск, Махачкала, Петрозаводск һәм Волгоград шәһәрләре бүлешкән, дип хәбәр итә “Ведомости” газетасы.