Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.06.2023, 14:06

Казан «Метрополис» халыкара оешмасының «Евразия һәм Якын Көнчыгыш» төбәк бүлеген җитәкләде

Сайлаулар кичә Брюссельдә узды

Фото: Казан шәһәр Думасының халыкара һәм муниципальара элемтәләр идарәсе

(Казан шәһәре KZN.RU, 15 нче июнь). Казан «Метрополис» халыкара оешмасының «Евразия һәм Якын Көнчыгыш» төбәк бүлеген җитәкләде. Сайлаулар Брюссельдә 12-15 нче июньдә узган «Метрополис»ның 14 нче Бөтендөнья конгрессы вакытында үтте. Хәзер ТР башкаласы Сеул, Тәһран, Монреаль, Сан-Паулу, Монтевидео, Рабат кебек шәһәрләр белән беррәттән оешма Президиумы составына керә.

«Метрополис»ның Бөтендөнья конгрессы халыкара масштабтагы вакыйга, ул 1984 елда ассоциация оешканнан бирле өч елга бер тапкыр уза. Быел ул Брюссель шәһәрләре саммитына багышлана, анда 145 шәһәр һәм төбәк вәкилләре катнаша.

Кичә «Метрополис»ның Генераль ассамблеясы утырышы узды, анда 2024-2026 елларда җитәкче вазифаларны биләү хокукы өчен Барселона, Берлин, Истанбул, Гуанчжоу, Ченду, Мехико, Тәһран, Монреаль, Рабат, Монтевидео, Богота, Ханчжоу, Мадрид, Йоханнесбург, Сеул, Ухань, Сан Паулу һәм башкалар көрәште.

Нәтиҗәдә, Президент кәнәфие Дакарга эләкте, ә Казан оешманың алты төбәк бүлекчәсенең берсен җитәкләде. Төбәк бүлекчәсенең максаты – генераль секретарь җитәкчелегендә төрле төбәкләрдә «Метрополис» эшенә ярдәм итү, дип хәбәр иттеләр Казан шәһәр Думасының халыкара һәм муниципальара элемтәләр идарәсенең халыкара хезмәттәшлек бүлегендә.

Исегезгә төшерәбез, «Метрополис» – бөтендөнья эре мегаполислар һәм шәһәрләр ассоциациясе, ул бөтен дөнья буенча 141 шәһәр агломерациясе хөкүмәтләрен берләштерүче глобаль челтәр булып тора. Казан – 2005 елдан халыкара оешма әгъзасы.

Ассоциация шәһәр идарәсе буенча экспертизаның координация үзәге булып тора, ул эре шәһәрләргә тәэсир итүче проблемаларны чишү юлларын эзләү өстендә эшли, шулай ук башка шәһәрләргә охшаш проблемаларны хәл итүдә ярдәм итә алган уңышлы шәһәр проектларын бастырып чыгару белән шөгыльләнә. «Метрополис» Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр оешмасының (ОГМВ) башкала бүлеге булып хезмәт итә.

Барлык яңалыклар