В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстан башкаласыннан алда Санкт-Петербург һәм Мәскәү генә бара.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче сентябрь). Казан сентябрьдә балалар белән ял итү өчен Россиянең өчен иң популяр өч шәһәре арасына керде. Татарстан башкаласыннан алда Санкт-Петербург һәм Мәскәү генә бара.
Tvil.ru мәгълүматлары буенча, көз башында туристлар балалары белән Казанга уртача 2-3 көнгә сәяхәт итә һәм торак өчен тәүлегенә 2,6 мең сум сарыф итә. Шәһәрләр бишлегенә шулай ук Екатеринбург һәм Ростов-на-Дону керде.
Россия курортлары арасында беренче бишлеккә Анапа, Евпатория, Ейск, Феодосия һәм Геленджик керә.