В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
ТР башкаласы Санкт-Петербург һәм Мәскәүдән генә калыша
Фото: Денис Гордийко
Иң популяр юнәлеш – Санкт-Петербург. Әлеге шәһәргә һәр бишенче турист (18,6%) барырга уйлый. Мәскәү 13,2% күрсәткеч белән икенче баскычта урнашкан. Шул ук вакытта сораштыруда катнашучыларның 4% ы бер башкаладан икенчесенә барырга җыенуларын белдергән.
Казан популяр юнәлешләр өчлеген япкан. Туристларның 5,7% ы ТР башкаласына сәяхәт кылырга планлаштыра. Алга таба рейтингта Адлер (5,2%), Түбән Новгород (3,8%), Калининград (3,5%), Сочи (3,3%) урнашкан.
Чит ил юнәлешләре арасында иң популяр шәһәр – Истанбул (7,2%).