В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
ТР башкаласында мондый белгечләр уртача 90 мең сум ала
Фото: Денис Гордийко
Мәскәүдә медицина клиникаларында терапевтларның хезмәт хакы – 300 мең сумга, Санкт-Петербургта – 260 мең сумга, Екатеринбургта – 225 мең сумга, Краснодар һәм Новосибирскида 215 мең сумга җитәргә мөмкин. Мондый хезмәт хакына 5 еллык эш стажы булган кандидатлар дәгъва итә ала, эш бирүчеләр өчен башка табиб белгечлекләре буенча өстәмә сертификатлар булу яки фәнни дәрәҗә булу да кирәк.
Казанда терапевт-табибларның уртача базар хезмәт хакы 90 мең сум тәшкил итә, Мәскәүдә – 130 мең сум, Санкт-Петербургта – 110 мең сум, Екатеринбургта – 100 мең сум.