В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстан Республикасы башкаласында мондый белгечләр уртача 78 мең сум акча эшли
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU 23 нче ноябрь). Татарстан Республикасы башкаласы инженер-технологларның хезмәт хакы дәрәҗәсе буенча шәһәрләр рейтингында алтынчы урынны алды. Казанда мондый белгечләр уртача 78 мең сум акча эшли.
Рейтингның лидеры Мәскәү булды –120 мең сум, икенче урында – Санкт-Петербург – 100 мең, өчлекне Екатеринбург япты – 85 мең. Дүртенче һәм бишенче позицияләрне Краснодар һәм Новосибирск бүлеште – 80 мең.
Бу һөнәр буенча ешрак югары белемле (92%) ир-атлар (71%) эшли. Мондый белгечләрнең уртача яше – 40 яшь. Аларның өчтән бер өлеше эш аркасында күченергә әзер, дип хәбәр итә Superjob.