ТР башкаласында мондый белгечләр уртача 78 мең сум акча эшли
Фото: Денис Гордийко
Рейтинг лидеры Мәскәү булды, биредә персоналны бәяләү буенча белгечләр уртача 120 мең сум акча эшли. Икенче урында Санкт-Петербург – 100 мең сум. Өчлекне Екатеринбург яба – 85 мең.
Дүртенче урынны Краснодар һәм Новосибирск бүлештеләр, анда мондый белгечләрнең уртача базар хезмәт хакы 80 мең сумга тигез, дип хәбәр итә SuperJob сервисы.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Казан комплектлаучыларның хезмәт хакы дәрәҗәсе буенча беренче биш шәһәр арасына керде. Мондый белгечләр уртача 50 мең сум ала.