ТР башкаласында мондый белгечләр уртача 50 мең сум акча эшли
Фото: Денис Гордийко
Беренче урынга 75 мең сум белән Мәскәү чыкты. Икенче урында – Санкт-Петербург (70 мең). Лидерлар өчлеген Екатеринбург (53 мең) япкан.
Шулай ук топ-5 кә Краснодар һәм Новосибирск керде, алар ТР башкаласы белән дүртенче урынны бүлештеләр. Бишенчесе Красноярск булды, анда белгечләр уртача 48 мең сум акча эшли, дип хәбәр итә SuperJob сервисы.
Күптән түгел KZN.RU декабрьдә Казанда иң югары түләнә торган һөнәрләр турында хәбәр итте. Рейтингка экспедитор-шоферлар, E категорияле правалы шоферлар, маркетологлар, инженер-геодезистлар һәм шеф-поварлар эләккән.