В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Сораштыруда катнашучылар фикеренчә, ТР башкаласы бай тарихы, шулай ук тәмле милли кухнясы белән дан тота
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU 22 нче ноябрь). Казан Яңа ел төнен һәм кышкы каникулларны үткәрергә планлаштырган Россия шәһәрләре рейтингында бишенче урынны алды.
Рейтингны Мәскәү җитәкләде – аны сораштыруда катнашучыларның 25,9% ы сайлады. Аларның фикеренчә, башкалада бик күп төрле ял һәм яхшы кунакханә табу җиңел. Икенче урында – Санкт-Петербург (19,5%), өченче урында – Сочи (11,3%).
Дүртенче позицияне – Калининград (7,1%), ә бишенчесен Казан (4,8%) алды. ТР башкаласында күңел ачулардан һәм шәһәр тарихыннан тыш, респондентлар тәмле җирле кухняны да билгеләп үттеләр.
Топ-10 популяр туристлык юнәлешләренә шулай ук Бөек Устюг (4,3%), Мурманск (3,5%), Карелия (3,1%), Суздаль (2,1%) һәм Иркутск (1,9%) кергән, дип хәбәр итә OneTwoTrip.