В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
ТР башкаласы дүртенче урында тора
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 31 нче август). Казан ресепшендагы секретарьларның хезмәт хакы дәрәҗәсе буенча шәһәрләр рейтингында дүртенче урынны алды. Әлеге белгечләр уртача 40 мең сумга якын акча ала.
Рейтинг лидеры булып Мәскәү тора – 60 мең, икенче урында Санкт-Петербург урнашкан – 50 мең, өчлекне Екатеринбург яба – 42 мең, дип хәбәр итә Superjob.
Элегрәк KZN.RU Казан шулай ук биналарны эксплуатацияләү буенча инженерларның иң югары хезмәт хакы булган биш шәһәр исемлегенә керде дип хәбәр иткән иде.