В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
ТР башкаласында мондый белгечләрнең уртача хезмәт хакы – 65 мең сум
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нче сентябрь). Казан транспорт логистикасы буенча менеджерларның хезмәт хакы дәрәҗәсе буенча Россия шәһәрләре арасында бишенче урынны алды. Татарстан Республикасы башкаласында әлеге белгечләр уртача 65 мең сум ала, ә максималь тәкъдим – 100 мең сум.
Традицион рәвештә рейтингны Мәскәү җитәкли. Башкалада транспорт логистикасы буенча менеджерлар уртача 100 мең сум ала, икенче урында Санкт-Петербург – 80 мең, Казаннан бераз аерма белән өченче урында Екатеринбург – 70 мең, дүртенче урында Краснодар тора – 67 мең, дип хәбәр итә Superjob.
Элегрәк KZN.RU Казан шулай ук технологик процесс белән идарә итүнең автоматлаштырылган системасы инженерларының хезмәт хакы иң югары булган биш шәһәр исемлегенә керде дип җиткергән иде.