В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Рейтингның беренче бишлегенә шулай ук Санкт-Петербург, Мәскәү, Петрозаводск һәм Ярославль кергән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче февраль). Казан Изге Вәли көненә сәяхәт итү өчен Россия шәһәрләренең беренче өчлегенә керә. Туристлар Татарстан башкаласына уртача өч төнгә сәфәр броньлый.
Гашыйклар көнен бәйрәм итү өчен быел туристлар ешрак Санкт-Петербург, Мәскәү, Казан, Петрозаводск һәм Ярославльне сайлыйлар. Рейтинг туристларның 13-17 февральдә кунакханәләр һәм апартаментлар броньлау мәгълүматлары буенча Tvil.ru сервисы тарафыннан төзелгән.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, февраль аенда диңгездә ял итү өчен Ешрак Сочи һәм ял итү, ә тау чаңгысы ялы өчен Красная Поляна һәм Шерегеш сайлап алына.