ТР башкаласы, Екатеринбургтан гына калышып, икенче урынны алды
Фото: Екатерина Красуцкая
«Казанлылар сәяхәт рейтингында икенче урынны алдылар. Һәр бишенче бронь диярлек чит илләргә башкарылган. Казанлылар Истанбул, Дубай, Белград, Бангкок һәм Тбилиси шәһәрләренә күп тапкыр очкан. Казан халкы Россия буенча да сәяхәт иткән, күбесенчә – Санкт-Петербургка, Мәскәүгә, Сочига, Минераль Суларга һәм Махачкалага», - дип хәбәр итә РИА Новости авиабилетлар броньлау сервисы.