В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Рейтингны Мәскәү җитәкли
Фото: Денис Гордийко
Татарстан башкаласы гыйнвар аенда сәяхәт өчен популяр студентлар шәһәрләре исемлегендә лидерлар өчлеген япты. Рейтингны Мәскәү җитәкли, икенче урында Санкт-Петербург урнашкан.
Сәфәрләр өчен популяр булган 10 шәһәр арасында шулай ук Краснодар, Екатеринбург, Калининград, Түбән Новгород, Новосибирск, Дондагы Ростов һәм Ярославль бар.
«ТВИЛ» кунакханәләр һәм фатирлар броньлау сервисы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, туристлар ТР башкаласында уртача өч төнгә кала.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Казан гыйнвар аенда балалар белән ял итү өчен топ-5 юнәлешкә кергән иде. Беренче урында – Мәскәү, аннан соң Санкт-Петербург урнашкан. Сочи лидерлар өчлеген яба.