Рейтинг өченче тапкыр Сәяси һәм икътисади коммуникацияләр агентлыгы тарафыннан эксперт бәяләре һәм статистик мәгълүматлар нигезендә төзелгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче декабрь). Казан идарә итү нәтиҗәлелеге буенча Россиянең 3 иң яхшы шәһәр округы исемлегенә керде. Рейтинг өченче тапкыр Сәяси һәм икътисади коммуникацияләр агентлыгы тарафыннан эксперт бәяләре һәм статистик мәгълүматлар нигезендә төзелгән.
Рейтинг авторлары муниципаль хакимият органнары эшчәнлеге белән бәйле шәһәр округларындагы актуаль иҗтимагый-сәяси һәм социаль-икътисади вәзгыятьне бәяләгәннәр. Сайлауга Россиянең 92 шәһәре – илнең барлык субъектлары башкалалары һәм 300 меңнән артык халкы булган эре шәһәр округлары кергән.
Тикшеренү нигезендә, рейтингның беренче өчлеге үзгәрешсез калган: Төмән, Казан һәм Салехард. Аның артыннан Хант-Манси, Грозный, Уфа, Ростов-на-Дону, Курск, Калуга, Саранск килә. Беренче унлыкның составы узган рейтинг белән чагыштырганда үзгәрешсез калган, бу илдә иң нәтиҗәле идарә ителгән шәһәрләр төркеме формалашу турында сөйли, дип билгеләп үтә тикшеренү авторлары.
Рейтинг аутсайдерлары арасында Архангельск, Владивосток һәм Ярославль бар.
Тикшеренүдә Мәскәү һәм төбәкләрдән 171 эксперт, шәһәр һәм төбәк сәясәте буенча белгечләр катнашкан: сәясәт белгечләре, икътисадчылар, политтехнологлар, урбанистлар, публицистлар, җәмәгать эшлеклеләре, дип хәбәр ителә Сәяси һәм икътисади коммуникацияләр агентлыгы сайтында.