Казан яңа ел сәяхәтләре өчен иң яхшы юнәлешләр арасына керде
Узган елда яңа ел бәйрәмнәре вакытында шәһәрдә 130 меңнән артык турист булган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче сентябрь). Татарстан башкаласы Россия туристлары 2019 елгы яңа ел бәйрәмнәрен уздырырга теләгән топ-10 шәһәр арасына керде. Беренче урыннарны Сочи, Симферополь һәм Минеральные Воды шәһәрләре алды. Казан 10-нчы урында тора. Узган ел белән чагыштырганда, Татарстан башкаласында ял итәргә теләүчеләр саны арткан, ә авиабилет бәяләре аз булса да кимегән.