В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Башкаладан бәйгегә 45 гариза тапшырылган
Денис Гордийко фотосы
«Логика молока» компаниясе урнашкан өч шәһәрдә сынау рәвешендә уза торган бәйгегә барлыгы 133 гариза юлланган. Проектлар өч юнәлеш буенча кабул ителә: җәмәгать киңлекләрен булдыру һәм яңарту буенча («Урыннар») – 39 гариза, бергәлекләргә ярдәм итү һәм чаралар оештыру буенча («Вакыйгалар») – 72 гариза, шулай ук җирле мәдәни һәм тарихи мирасны саклау өчен документаль һәм медиапроектлар буенча («Тарих») 22 гариза алынган.
Казанлыларның актив булуы аркасында шәһәрнең өстәмә акчаларга ия булу мөмкинлеге бар. Проектлар җиңгән очракта, авторлар грантларны территорияләрне төзекләндерүгә, мәдәни чаралар уздыруга, Казанның үткәненә һәм бүгенгесенә багышланган проектлар булдыруга юнәлтә ала.
Бәйгегә 2026 елның маенда бәйсез экспертиза үткәрелгәннән соң һәм проектлар онлайн яклау узгач йомгак ясала, дип хәбәр итә «Логика молока» матбугат хезмәте. Финанс чараларыннан тыш, оештыручылар җиңүчеләргә «ярдәм» программасы тәкъдим итә: экспертлар идеяләрне эшләп бетерергә һәм аларны беренче адымнан башлап ахыргы нәтиҗәгә кадәр гамәлгә ашырырга ярдәм итәчәк.