Татарстан башкаласы, Мәскәүне узып, дүртенче урын алды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы апрель). Туристлар май бәйрәмнәрендә балалар белән ял итү өчен Казанны сайлыйлар. Татарстан башкаласы 29 апрельдән 10 майга кадәрге аралыкта балалар белән ял итү өчен иң популяр биш шәһәр арасына керде.
Рейтинг балалар белән ял итү өчен отельләр һәм апартаментларны броньлау нәтиҗәләре буенча төзелгән. Иң популяр биш шәһәр арасында Казаннан алда Сочи, Ялта һәм Санкт-Петербург бара. Алардан соң Казан 4-нче урында тора. Мәскәү 5-нче урында тора. Популяр шәһәрләр арасында Екатеринбург, Анапа, Пятигорск, Псков һәм Зеленоградск бар – алар топ-10-га керде.
Моннан кала, Tvil.ru порталы аналитиклары ачыклаганча, туристлар Казанда уртача 4 көн тора һәм тәүлеккә 2,9 мең сум түли.