В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу елгы фестиваль программасы Димаш Кудайберген һәм Игорь Крутойның уртак проектына нигезләнеп эшләнә
Казанга икенче тапкыр Россиянең музыка башкаласы буларак танылу мөмкинлеге бирелә: быел шәһәр янәдән яшь башкаручылар катнашында уздырыла торган дәрәҗәле «Яңа дулкын» бәйгесе өчен мәйданчык итеп сайланган. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә Казан мэры Илсур Метшин җиткерде.
Денис Гордийко фотосы
Фестивальнең бер көне Димаш Кудайберген һәм Игорь Крутойның уртак проектына багышлана. Программага шулай ук композитор Раймонд Паулсның 90 еллыгына багышланган концерт та кертелә. «Алар Игорь Яковлевич белән күптәнге иҗат дуслары. Композитор өлкән буын вәкилләрен дә, яшьләрне дә илһамландыра алырлык көйләр иҗат итә. Бәйгене оештыручылар тамашачыларны әлеге бай иҗади мирас белән таныштыру бурычын куя. Игорь Яковлевич бераз соңрак әлеге программа хакында безгә тәфсилләбрәк аңлатачак»,– дип хәбәр итте Илсур Метшин.
Узган елгы тәҗрибә әлеге вакыйганың шәһәр үсеше өчен югары нәтиҗәлелеген күрсәткән. «Яңа дулкын» фестивален зәңгәр экраннардан 17,5 миллион кеше караган, массакүләм мәгълүмат чараларында һәм социаль челтәрләрдә бу хактагы язмалар саны 1,5 меңнән артып киткән. «Без елына 7 миллион турист кабул итү бурычын куйдык. Фестивальнең атна дәвамында федераль каналлардан яктыртылуы – ул Казанның туристлык имиджына сизелерлек өлеш кертү дигән сүз. Мондый зур мәдәни вакыйгалар шәһәрнең барлык инфраструктурасын үстерүгә көчле этәргеч бирә», – дип ассызыклады Илсур Метшин.
Исегезгә төшерәбез, узган җәйне Казанда беренче тапкыр яшь башкаручылар өчен каралган Халыкара «Яңа дулкын» бәйгесе узды. Артистлар 22 августтан 24 августка кадәр җиңү һәм музыка индустриясендә үзләрен таныту мөмкинлеге өчен көрәште. Төп бүләккә Alex Lim (Александр Лим) ия булды.
Катнашучыларның күбесе Казанда фестивальнең югары дәрәҗәдә оештырылуын һәм тамашачыларның зур кызыксынуын билгеләп үтте.
Бәйгегә 6 меңнән артык гариза кабул ителгән. Ярымфиналга Әзербайҗан, Әрмәнстан, Белоруссия, Грузия, Казахстан, Нигерия илләреннән һәм Россиядән 16 яшьтән 35 яшькә кадәрге 54 талантлы җырчы сайлап алынган. 8 август көнне Татарстан башкаласына Мәскәүдән махсус рейс белән 6 илдән 13 финалист килгән иде.
Сәхнәдә илебезнең күренекле эстрада йолдызлары Филипп Киркоров, Николай Басков, Полина Гагарина, Дима Билан, Пелагея, Лолита һәм Сосо Павлиашвили чыгыш ясады. Чараны Сергей Лазарев һәм Лера Кудрявцева алып барды. Казанда бәйге өчен заманча сәхнә һәм яктылык җайланмалары белән җиһазландырылган махсус концерт залы – New Wave Hall төзелде. Әлеге конструкцияне шәһәргә федераль «Сириус» территориясеннән 60 фурага салып китергәннәр. Мәйданчыкта тамашаны 2,8 мең кеше карый алган. Җыела-сүтелә торган диварсыз залның биеклеге 19 метр, сәхнә зурлыгы 35 метрга 25 метр булган. Әлеге корылманы җыюга нибары бер ай вакыт киткән.
«Яңа дулкын» бәйгесе 2002 елдан башлап талантлы яшь башкаручыларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү, эстрада музыкасы өлкәсендә халыкара мәдәни тәҗрибә уртаклашу, яңа музыка әсәрләрен һәм башкаручыларны популярлаштыру максатыннан үткәрелә. 2014 елга кадәр ул ел саен Юрмалада (Латвия), 2015 елдан 2019 елга кадәр – Сочида, ә 2021 һәм 2024 елларда – федераль «Сириус» территориясендә үткәрелгән. Бәйгене Татарстан башкаласында уздыру тәкъдиме беренче тапкыр 2014 елда Казан шәһәре Думасы утырышында яңгыраган.