В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Рейтинг отельләрне броньлау системасының 1 майдан 12 майга кадәр алынган мәгълүматлары буенча төзелгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче март). Казан май бәйрәмнәренә сәяхәт итү өчен Россиянең иң популяр 3 шәһәре исемлегенә керә. Туристлар өчен кирәкле беренче бишлеккә Татарстан башкаласыннан кала, Санкт-Петербург, Мәскәү, Петрозаводск һәм Түбән Новгород кергән.
Россия шәһәрләре буенча экскурсион сәфәрләрен туристлар Түбән Новгородка 2 көннән алып, 4 көнгә кадәр Санкт-Петербургка планлаштыралар һәм яшәү өчен тәүлегенә 2,5 мең сумнан алып Түбән Новгородта, 4,2 мең сумга кадәр Казанда тотачак. Санкт-Петербургта кунакханәдә бер тәүлек өчен кунаклар уртача 3,5 мең сум, Мәскәүдә 2,7 мең сум түләячәк.
Рейтинг Tvil.ru Россия кунакханәләр һәм апартаментлар броньлау сайты тарафыннан 1 майдан 12 майга кадәр алынган мәгълүматлары буенча әзерләнгән. Рейтингка курорт шәһәрләре кермәгән.