Казанда дөнья сериясе этаплары 2015 елдан бирле уздырыла.
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче март). 20-22 мартта Казан суга сикерү буенча FINA дөнья сериясенең икенче этабын кабул итәчәк. Ярышлар Су спорт төрләре сараенда узачак һәм суга иң яхшы сикерүчеләрне – Олимпия уеннары, дөнья чемпионатлары һәм кубоклары җиңүчеләрен һәм призерларын берләштерәчәк.
Ярышлар программасына 3 метрлы трамплиннан һәм 10 метрлы каланчадан ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында ялгыз һәм синхрон сикерүләр, шулай ук синхрон катнаш сикерүләр керә.
Дөнья сериясенең беренче этабы 28-нче февральдән 1-нче мартка кадәр Монреальдә (Канада) узды, икенче этабы Казанда 20-22 мартта узачак. Соңгы этапны 27-29 март көннәрендә Лондон (Бөекбритания) кабул итәчәк. Дөнья сериясе нәтиҗәләре буенча Токиода (Япония) 2020 елгы җәйге Олимпия уеннарына юллама ияләре билгеле булачак.
Казанда дөнья сериясе этаплары 2015 елдан бирле уздырыла, дип хәбәр итә Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе матбугат хезмәте.