Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
08.05.2024, 12:50

Май аенда Казан Бөтенроссия китапханә конгрессын кабул итә

Чарага Белоруссия, Кытай, Һиндстан, Иран һәм башка илләрдән кунаклар киләчәк

Фото: Денис Гордийко

19-24 нче майда Казанда узачак «Күп полярлы дөньяда китапханә» бөтенроссия китапханә конгрессында катнашу өчен бөтен илдән 1,5 меңнән артык белгеч теркәлгән. Форумда 700 гә якын доклад тәкъдим ителәчәк, алар төрле типтагы һәм төрдәге китапханәләр эшенең барлык аспектларын үз эченә алачак.

Чараның махсус кунаклары – Белоруссия, Һиндстан, Иран, Кытай, Куба, Сербия экспертлары. Форумга шулай ук «Образовательная коллаборация библиотек Содружества» проектында катнашучы 50 кеше кушылачак. Алар арасында Азәрбайҗан, Әрмәнстан, Белоруссия, Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан һәм Үзбәкстан китапханәләренең яшь белгечләре бар.

Катнашучылар өчен «Комплектатор мәктәбе», «Каталогизатор мәктәбе», «Реставратор мәктәбе», «Китапханә блогеры мәктәбе» семинарлары, «Китап укуны өйрәнәбез» күчмә лабораториясе һ.б. планлаштырылган. Алар белгечләргә иң яхшы эш тәҗрибәсе белән танышу, яңа һөнәри күнекмәләр үзләштерү мөмкинлеге бирәчәк. Программа кысаларында шулай ук мәдәни-агарту чаралары уздыру каралган.

Бөтенроссия китапханә конгрессы «Мәдәният» илкүләм проекты буенча бирелгән грант хисабына үткәрелә, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы.

Барлык яңалыклар