В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Россия туристлык индустриясе берлеге вице-президенты Юрий Барзыкин ни өчен россиялеләр ТР башкаласын сайлавын җиткерде
Фото: KZN.RU
«Әлбәттә, Казанның август аенда сәяхәтләр өчен топ юнәлешләргә керү мөмкинлеге зур. Узган ел ул әлеге айда бишлеккә кергән иде. Тулаем алганда, туристларны Татарстан җәлеп итә, әмма Казан локомотив булып тора. Шулай ук топта Санкт-Петербург, Мәскәү, Төньяк Кавказ, Кара диңгез яры бар», – дип җавап бирде спикер.
Юрий Барзыкин сүзләренчә, Казан барлык туртармакларда да ихтыяҗлы. Моның берничә сәбәбе бар: «Яхшы логистика – шәһәр Мәскәүдән ерак түгел урнашкан, мәдәни-танып белү потенциалы бар, шулай ук Казан җитди спорт чараларын кабул итә. Әмма, әлбәттә, сәбәпләр арасында шәһәрнең төзекләндерелеше, яхшы инфраструктура, базарда алга барышы да бар. Хәзер Казан турында һәркайда ишетелә, һәркем аннан нәрсә көтәргә мөмкин булуын белә».
Исегезгә төшерәбез, 2022 елда Казанга 3,6 миллион турист килде, бу 2021 елга караганда 20% ка күбрәк. Кунакханәләрнең уртача йөкләнеше 65,2% тәшкил итте, ә бәйрәм даталарында 95% ка җитте.