В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстан башкаласында утыртылган агачлар саны автомобильләр саныннан артып китә.
Фото: Денис Гордийко
«Казан – шәһәр урамнарында автотранспорт санына караганда яңа агачлар саны бермә-бер арткан шәһәр, – дип ачыклык кертте И.Метшин. – Ун ел элек вәзгыять башка иде, машиналар саны агачлар саныннан күбрәк булды, ул вакытта әле машиналар да бүгенге белән чагыштырганда 1,5 тапкырга кимрәк иде. Шул вакытта без агач утырту темпларын арттыру максаты куйдык һәм бүген моның нәтиҗәсен күрәбез».
Исегезгә төшерәбез, Казанда 460 мең автомобиль бар.
Традицион еллык хисапта Башкарма комитетта төзекләндерү мәсьәләләре өчен җавап бирүче җитәкче урынбасары Игорь Куляжев катнашты.