Татарстан башкаласы өчен теләге булган һәркем тавыш бирә ала.
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче август). Казан Милли кунакханә премиясен алу бәйгесендә катнаша. Татарстан башкаласы өчен теләге булган һәркем тавыш бирә ала.
Милли кунакханә премиясе – Россиядә кунакларны урнаштыру чаралары арасында икенче ел уздырыла торган бәйге. Аның максаты – үзебезнең илнең кунакчыллык өлкәсен, төбәк юнәлешләрен һәм урнашуның конкрет чараларын җәлеп итүчәнлеген арттыру.
Быел конкурсны оештыручылар яңа номинация керткән – «Кунакханә бизнесын алып бару өчен иң яхшы шәһәр». Әлеге номинациядә беренче дәгъвачылар – Санкт-Петербург, Казан һәм Тверь. Оештыручылар карары буенча катнашуга гаризаларны кабул итү вакыты 15-нче сентябрьгә кадәр озайтыла.
Хәзер тавыш бирү этабы уза, анда бүген 8400 кеше катнашкан. Чараның рәсми сайтында Казан өчен теләге булган һәркем тавыш бирә ала.
Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча һәр номинациядә 5 финалисттан шорт-лист формалаша. Җиңүчеләрне жюри сайлаячак, быел ул кунакханә һәм туристлык тармагының 22 танылган һәм абруйлы вәкиленнән тора, дип хәбәр итә Туризм үсеше комитеты.
Туризм буенча Федераль агентлык, Мәскәү һәм Санкт-Петербург хөкүмәтләре, РФ Сәүдә-сәнәгать палатасы һәм Россия туриндустрия берлеге ярдәмендә Россия кунакханә ассоциациясе бәйгене оештыручы булып тора.