В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Киләсе елда ТР башкаласында Россия китапханә ассоциациясе конгрессы узачак
Фото: ТР Мәдәният министрлыгы
Казан 2024 елга Россиянең китапханә башкаласы статусын алды. Бу хакта 15 нче июньдә Россия китапханә ассоциациясенең XXVII еллык конференциясен ябу тантанасында игълан иттеләр.
Чарада Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова һәм Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов катнашты. Төбәктәге китапханә эшенең торышын һәм шәһәрнең урнашуын исәпкә алып, «Китапханә башкаласы» статусын алуга конкурс гаризасын ТР Милли китапханәсе һәм Казанның үзәкләштерелгән китапханә системасы формалаштырган.
Символик рәвештә, 2024 елда Россиянең китапханә башкаласы үзенең 30 еллыгын билгеләп үтәчәк һәм Казанда чаралар юбилей форматында узачак. Ел дәвамында Татарстан башкаласында тематик чаралар үткәреләчәк, ә нәтиҗәдә Россиянең китапханә башкаласының XXVIII еллык конференциясе булачак.