Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
20.04.2022, 12:10

Казан «Город, где хочется жить» халыкара конкурсының биш номинациясендә җиңүче булды

Жюри Акчарлак күлен төзекләндерү, сукбай хайваннарны яклау проектларын, «Тәмле Казан» фестивален һәм башкаларны билгеләп үтте.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 20 нче апрель). Казан Бәйсез Дәүләтләр Берләшмәсе һәм Евразия икътисади берлеге шәһәрләренең шәһәр практикаларының XIV «Город, где хочется жить» халыкара смотр-конкурсының биш номинациясендә җиңүче булды. Нәтиҗәләр кичә Мәскәүдә узган БДБ башкалалары һәм зур шәһәрләре халыкара ассамблеясенең XXVIII сессиясе барышында игълан ителде.

Конкурс жюрие Татарстан башкаласында тормышка ашырылган һәм муниципаль учреждениеләр тарафыннан тәкъдим ителгән түбәндәге практикаларны билгеләде:

«Акчарлак күле» шәһәр паркын төзекләндерү, рекреацион һәм реабилитацион зона булдыру (Казанның Тышкы төзекләндерү комитеты);

мәктәпләрдә сәламәт туклануны оештыру (Казанның Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты);

«Тәмле Казан» гастрономия фестивале оештыру (Казанның Туризмны үстерү комитеты);

сукбай хайваннарны яклау һәм аларның санын гуманлы җайга салу системасын булдыру (Казан шәһәренең Торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты);

яшьләр арасында укуны алга этәрүнең яңа форматларын булдыру һәм үсеп килүче буынның социаль-мәдәни активлыгын арттыру («Казанның үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе).

Моннан тыш, ТР башкаласының җирле үзидарә органнары KZN.RU рәсми порталы Х Халыкара «ММЧ көзгесендә шәһәр» конкурсы лауреаты булды. Портал корреспондентларын төзекләндерү, инновацион практикалар, җәмәгать транспортын үстерү һәм башка темаларны яктырткан өчен «Акыллы шәһәр – имин шәһәр» номинациясендә II дәрәҗә дипломнар белән бүләкләделәр. KZN.RU порталы «Кан доноры – гомер бүләк итүче» номинациясендә III дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.

Шулай ук БДБ башкалалары һәм зур шәһәрләре халыкара ассамблеясе сессиясе барышында ассамблея идарәсенең 2020-2021 еллардагы эшчәнлегенә йомгак ясадылар, Ассамблея идарәсе органнарына сайлаулар үткәрделәр. Сессия эшендә ассамблея әгъзалары булган шәһәрләр, федераль хакимият органнары һәм муниципальара хезмәттәшлек берләшмәләре вәкилләре катнашты. Чарада безнең шәһәрне Казан муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Евгения Лодвигова тәкъдим итте.

Барлык яңалыклар