Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
02.05.2024, 15:31

Казан «Акыллы шәһәр» II илкүләм премиясе лидерларының берсе булды

ТР башкаласының шәһәр хуҗалыгын цифрлаштыруны үстерүгә керткән өлеше югары бәяләнде

Фото: Денис Гордийко

Казан шәһәр хуҗалыгын цифрлаштыруны үстерүгә өлеш керткәне өчен «Акыллы шәһәр» II илкүләм премиясенең «Шәһәр мохите» номинациясендә җиңү яулады. ТР башкаласына беренче урын Казан Башкарма комитетының Шәһәр трансформациясе үзәге тарафыннан тәкъдим ителгән шәһәр хуҗалыгын автомат рәвештә контрольдә тоту буенча мәгълүмат системасын гамәлгә кертү проекты өчен бирелде. Нәтиҗәләр Железноводскида ясалды.

Әлеге номинациядә икенче урын – Севастопольнеке, өченче урында – Волгоград өлкәсе. Финалчылар арасында шулай ук Мәскәү һәм Түбән Новгород өлкәсе дә бар.

Моннан тыш, Татарстан үсмерләрне һәм яшьләрне тормышта үз юлларын эзләүгә җәлеп итүгә һәм стимуллаштыруга өлеш керткәне өчен «Илһам» номинациясендә – беренче урынны, «Югары мәктәп» номинациясендә өченче урынны алды, шулай ук «Транспорт» һәм «Муниципаль идарә» номинацияләрендә финалист булды.

Быел премиянең оештыру комитеты вәкилләре илнең 56 төбәгеннән 37 номинация буенча 300 дән артык проектны карап тикшергән, дип хәбәр ителә Россия Төзелеш министрлыгы сайтында. Иң күп гаризалар «Муниципаль идарә», «Шәһәр мохите», «Геомәгълүмати технологияләр», «Транспорт», «Сәламәтлек саклау», «Кире элемтә» номинацияләре буенча тапшырылган.

Проектларны бәяләгәндә, иң беренче чиратта, шәһәрләрдә илебезнең цифрлы казанышларын гамәлгә кертү һәм шәһәр хуҗалыгын цифрлы трансформацияләгәндә технологик суверенитетка ирешү дәрәҗәсе исәпкә алынган.

РФ Төзелеш министрлыгының «Акыллы шәһәр» проекты «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты һәм «Цифрлы икътисад» илкүләм программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.

Барлык яңалыклар