Очулар 2-нче октябрьдән шимбә көннәрендә башкарылачак.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче сентябрь). 2-нче октябрьдән Казаннан Пермь һәм Норильскка яңа авиарейслар җибәреләчәк. Очышлар 2-нче октябрьдән шимбә көннәрендә башкарылачак.
Казаннан Пермьгә очулар шимбә көнне 20:15 сәгатьтә башкарылачак , җирле вакыт белән 23:40 сәгатьтә. Кире юнәлештә самолет җирле вакыт белән 19:00 сәгатьтә очачак, Татарстан башкаласына 18:25 сәгатьтә төшәчәк.
Казаннан Норильскка рейслар атна саен шимбә көннәрендә 20:15 сәгатьтә очачак, килеп җитү җирле вакыт белән 6:30 сәгатькә планлаштырыла. Норильск шәһәреннән Казанга авиарейс җирле вакыт белән 15:00 сәгатькә планлаштырылган, 18:25 сәгатьтә килеп җитәчәк, дип хәбәр иттеләр авиакомпаниянең call-үзәгендә.