В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Kazan Digital Week форумы көннәрендә узган чарага 35 илдән ике меңнән артык вәкил киләчәк
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 15 нче сентябрь). «Казан-Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә Россиядә һәм БДБ илләрендә «Цифрлы технологияләр һәм хокук» халыкара фәнни-гамәли конференциясе узачак. Ул 35 илдән ике меңнән артык кешене берләштерәчәк, шул исәптән Аргентина, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Алжир, Германия, Бөекбритания, Үзбәкстан һ.б.
Цифрлы технологияләр һәм хокук синергиясенә багышланган зур конференция галимнәр, хакимият органнары һәм бизнес вәкилләре арасында диалог өчен уникаль мәйданчык булырга вәгъдә итә.
Конференцияне оештыручылар булып В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты һәм Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы тора.
Конференция 20-22 нче сентябрьдә узачак Kazan Digital Week – 2023 халыкара форумы кысаларында узачак. Бер мәйданчыкта цифрлы технологияләр, программа тәэминаты һәм югары технологияле продукция җитештерүчеләр һәм кулланучылар җыелачак. Дискуссияләр офлайн һәм дистанцион форматта узачак.
Узган ел конференция 30 илдән 2029 кешене берләштерде, дип искәрттеләр ТР Цифрлар министрлыгында.