Бөтенроссия конкурсында җиңү өчен 85 төбәк көрәште
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 29 нчы сентябрь). Казан балалар ышаныч телефонын пропагандалау буенча бөтенроссия мәгълүмати-агарту материаллары конкурсында җиңде. Җиңү өчен илнең 85 төбәге көрәште. Катнашучылар 300 дән артык материал бастырган.
Казанның психологик ярдәм хезмәте «Балалар ышаныч телефоны Россиянең һәр почмагында» номинациясендә беренче урынны алды. Иң яхшыларын шулай ук «Иҗади лаборатория», «Web-ышаныч», «Ярдәм бар» һ.б. юнәлешләр буенча сайладылар. Бу хакта «Ышаныч» балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәге хәбәр итә.
Исегезгә төшерәбез, Казан балалар ышаныч телефоны 2010 елның 1 нче сентябрендә эшли башлады. Шул вакыттан башлап психологлар, супервизорлар һәм линия җитәкчеләре хезмәтнең эшчәнлеген өзлексез үстерәләр.
Ашыгыч психологик ярдәмне бердәм гомумроссия номеры буенча алырга мөмкин: +7(800)200-01-22.