В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
30-нчы май көнне стартка бер үк вакытта бөтен ил буенча 100 меңнән артык йөгерешче чыгачак.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы май). 30-нчы май көнне Казан бөтенроссия «ЗаБег.РФ» ярыммарафонына кушылачак. Ярышларда катнашучылар 9:00 сәгатьтә «Ак Барс Арена» стадионында старт алачак.
Казан спортчылары белән бергә стартка Россиянең 85 шәһәрендә 100 меңнән артык йөгерешче чыгачак. Йөгерүдә катнашучылар 1 км, 5 км, 10 км һәм 21,1 км дистанцияне узачак. Иң кечкенә йөгерешчеләр Timerkids йөгерешендә катнаша алачак. Ярышларда катнашу өчен медицина белешмәләре булу мәҗбүри шарт булачак.
Ярыммарафон нәтиҗәләре буенча илнең йөгереш башкаласы аталачак. Аны өч критерий буенча билгеләячәкләр: дистанциянең барлык катнашучылары да узган уртача күрсәткече; катнашучыларның шәһәрнең гомуми халкына һәм катнашучыларның уртача йөгереш тизлегенә бәйләнеше. Казан бу титулны ике тапкыр яулады инде – 2017 һәм 2018 елларда.
Катнашу кагыйдәләре, трасса проекты һәм ярышлар урыны белән рәсми сайтта танышырга мөмкин, дип хәбәр итә TIMERMAN спорт чаралары сериясе матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, беренче тапкыр Россиянең барлык субъектларында синхрон старт 2020 елда бирелде. Ул вакытта «Бер үк вакытта иң күп шәһәрләрне берләштергән ярыммарафон» турындагы язма Гиннесның төп рекордлар китабында барлыкка килде. «ЗаБег.РФ» моңа кадәр АКШныкы булган синхрон старт белән ярыммарафоннар дөнья рекордын уздырды.