Бөтенроссия акциясендә КФУда, Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында һәм онлайн режимда катнашырга мөмкин.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче октябрь). Казан “Зур этнографик диктант-2018” Бөтенроссия акциясенә кушыла. Ул 2 ноябрьдә, Халыклар дуслыгы көне алдыннан, бөтен ил буйлап узачак.
Диктантта барлык теләүчеләр дә катнаша ала. Төп шарт – рус телен белү.
Диктант халыкның этнографик грамоталылыгы, аның илебездә яшәгән халыклар турындагы белемнәре дәрәҗәсен белергә мөмкинлек бирәчәк. Тест 30 сораудан тора, алар барлык кеше өчен каралган гомуми сораулардан һәм һәр төбәк өчен үзенчәлекле сорауларны үз эченә ала. Диктантны язуга 45 минут каралган.
Чарага түбәндәге мәйданчыкларда кушылырга мөмкин: КФУ (Сул як Болак ур., 44), Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты (Павлюхин ур., 57), шулай ук рәсми сайтта онлайн режимда. Шунда ук чара турында тулырак мәгълүмат белән танышырга мөмкин.
Диктант нәтиҗәләре 12 декабрьдә бастырылачак, 10 ноябрьдә оештыручылар дөрес җавапларны бастырып иң еш очраган хаталар өстендә эшләячәк.
Искәртергә кирәк, “Зур этнографик диктант” Россиядә өченче ел рәттән уза. Узган елда Россия, Киргизия, Таҗикстан, Молдова һәм БДБ илләренең башка шәһәрләрендә аңа 367 мең кеше кушылды. Татарстан Республикасында акциядә 1405-кә якын кеше катнашты, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.
Проект Президент грантлары фонды булышлыгы белән тормышка ашырыла. “Зур этнографик диктантны” Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы оештыра.