(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче ноябрь). Бүген, 20 ноябрьдә, Казанда Бөтенроссия Балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне узачак. Шәһәрлеләр өчен районнар администрацияләрендә һәм Халыклар дуслыгы йортында лекцияләр һәм ятим, ата-ана каравыннан башка калган балаларга, аларны уллыкка алырга теләүче затларга, инвалид балалар һәм аларның законлы вәкилләренә багышланган темаларга консультацияләр узачак.
Халыкны түбәндәге адреслар буенча кабул итәчәкләр:
Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары–13.00-18.00 сәгатьтә Волгоград ур., 32 (каб.305, тел.519-34-15).
Вахитов һәм Идел буе районнары - 14.00-17.00 сәгатьтә Ипподром ур., 14 (каб.40, тел.264-30-86).
Киров һәм Мәскәү районнары - 16.00-17.00 сәгатьтә Восстание ур., 82 (каб.119, тел.557-76-84).
Совет районы–14.00-17.00 сәгатьтә Шуртыгин ур., 1 (каб.107, тел.272-17-97).
Районнар администрацияләреннән кала, консультацияләрне Халыклар дуслыгы йортында алып булачак (Павлюхин ур., 57 корпус 1, 10.00-13.00 сәгатьтә).