Онлайн-дискуссия COVID-19 шартларында дөнья шәһәрләре сәясәтенә багышланган иде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы июль). Казан муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Евгения Лодвигова COVID-19 таралу шартларында дөнья шәһәрләре сәясәте турында БМО аналитик материаллары буенча фикер алышуга багышланган онлайн-дискуссиядә катнашты.
Чара БМО генераль секретаре Антониу Гутерриш, «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр» бөтендөнья оешмасы президенты Мөхәммәд Будра һәм БМО Хабитат башкарма директоры Мәймүнә Мохд Шәриф эгидасы астында оештырылды, анда халыкара оешмалар һәм муниципалитетлар вәкилләре катнашты.
Фикер алышуның төп темасы кризис идарәсе мәсьәләләрендә җирле хакимиятнең хәлиткеч роле, шулай ук булачак пандемиягә әзерлек булды. Катнашучылар фикеренчә, пандемиядән соң шәһәрләрне торгызырга, шулай ук аларны тотрыклырак, инновацион, берләшкән шәһәрләргә әверелдерергә кирәк.
БМО консультатив комитеты исеменнән җирле үзидарә мәсьәләләре буенча чыгыш ясаганда, Евгения Лодвигова COVID-19 белән көрәштә җирле хакимиятнең алдынгы рәтләргә эләккән аерым ролен билгеләп үтте. Ул шәһәр проблемаларын хәл итүдә Казан тәҗрибәсе белән уртаклашты, җыелганнарның игътибарын кризисны җиңү юлында мөһим адым булган берләшкән гамәлләргә, үзара ярдәмләшүгә юнәлтте.
Чыгыш ясаучыларның барлык киңәшләре COVID-19 шартларында дөнья шәһәрләре сәясәте турында аналитик материалларның финал версиясендә исәпкә алыначак, аларны төзү өстендә БМО-Хабитат, ЮНИСЕФ, ВОЗ һәм башка иң эре халыкара оешмалар, төбәк икътисади комиссияләре һәм җирле хакимият органнары вәкилләре эшләде.