Татарстан башкаласын 28 ноябрьдә тәкъдим ителәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU 28-нче ноябрь). Казан Испаниянең Барселона шәһәрендә 27-29 ноябрьдә уза торган IBTM World күргәзмәсендә беренче тапкыр катнаша. Бүген күргәзмә кысаларында Татарстан башкаласы презентациясе узачак.
Шәһәр стенды туризмны үстерү комитеты тарафыннан оештырылды, аңа Казанның кайбер туроператорлары кушылды.
IBTM World - алдынгы туристик форум, аның темасы булып гадәттәгечә конференцияләр, семинарлар һәм эшлекле очрашулар, корпоратив туризм һәм махсус чаралар оештыру тора.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Казанны Россия һәм халыкара туристик базарларда таныту эше даими рәвештә алып барыла. Әйтик, 2016 елда Россиянең миллионлы шәһәрләре буенча масштаблы тур узды, анда Казан делегациясе 1,5 ай эчендә 8 шәһәрдә булды: Ульяновск, Самара, Екатеринбург, Түбән Новгород, Уфа, Волгоград, Новосибирск, Пермь. 2017 елда махсус тәкъдир итү туры кысаларында Казанның туристик потенциалын Идел буеның берничә шәһәрендә тәкъдим иттеләр: Чабаксар, Киров, Йошкар-Ола. 2017 елның апрелендә Казан делегациясе халыкара дәрәҗәдә Мадридта булды, май аенда Парижда Сабантуй бәйрәмендә катнашты, августта Ригада матбугат туры уздырды.
2018 елның гыйнварында Казан Стамбулда һәм Мадридта эре туристик күргәзмәләрдә катнашты, ә март аенда шәһәрнең туристик потенциалын Париждагы күргәзмәдә тәкъдир иттеләр. Сентябрьдә шәһәр Шанхайда Кытай Халык Республикасының Казандагы Генераль консуллыгы чакыруы буенча туристик өлкә вәкилләренең визиты кысаларында тәкъдим ителде. Октябрь аенда Казан Варшавада World Travel Show күргәзмәсендә катнашты. Презентация кунакларын чәк-чәк белән сыйладылар, аларга шәһәрнең истәлекле урыннары турында сөйләделәр һәм алар өчен Казан буйлап виртуаль экскурсия үткәрделәр.