В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чарада дөньяның 23 иленнән 40 шәһәр катнаша.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы октябрь). Эстониянең Тарту шәһәрендә 27-нче октябрьдән 30-нчы октябрьгә кадәр Бөтендөнья шәһәр яктырту ассоциациясенең (LUCI Ассоциациясе) еллык гомуми җыелышы, шулай ук архитектура яктырту һәм яктылык сәнгатенең Тарту фестивале уза. Ассоциациягә керүче 200-дән артык дизайнер һәм архитектор-урбанист, шулай ук дөньяның 40 иленнән яктырту җиһазлары җитештерүчеләр соңгы тенденцияләр һәм урамнарны, объектларны яктыртуда заманча технологияләр турында фикер алыша. Эшлекле программада Казан һәм «Казэнерго» АҖ вәкилләре катнаша.
Казан шәһәренең халыкара һәм муниципальара элемтәләр идарәсе башлыгы Руслан Галиәхмәтов Татарстан башкаласының шәһәрне яктырту өлкәсендәге тәҗрибәсе белән уртаклашты. Ул Казан биналарын һәм туристлык объектларын архитектур яктыртуны оештыру, Кабан күлен реконструкцияләү һәм яктырту проекты, шулай ук «Безнең ишегалды» ишегалды территорияләрен төзекләндерү программасы кысаларында гамәлгә ашырылган шәһәр яктырту проектлары турында сөйләде.
Билгеләп үтик, LUCI Ассоциациясе – Бөтендөнья шәһәр яктырту ассоциациясе, 2002 елда Лион (Франция) шәһәре инициативасы белән булдырылган. Бүген LUCI Ассоциациясе дөнья буйлап 70-тән артык әгъза-шәһәрләрне берләштерә, алар яктылыкны социаль, мәдәни һәм икътисадый үсеш коралы буларак куллана. Аның составына шулай ук яктылык тармагы, проект агентлыклары һәм фәнни-тикшеренү институтларыннан 40-тан артык ассоциацияләнгән әгъза керә.
Ассоциация ел саен дөньяда иң борынгы фестивальләрнең берсен – Лионда яктылык бәйрәмен (Fete de la Lumiere) оештыра. Бу чара шәһәрләргә, шулай ук бөтен дөньядан яктырту белгечләренә иҗади яктыртуның яңа формалары турында фикер алышу өчен уникаль һәм оригиналь киңлек тәкъдим итә.
Казан 2021 елда LUCI Ассоциациясенә керде, ә киләсе елда планлаштырылган халыкара чараларның берсенә багышланган Бөтендөнья яктылык фестивале эстафетасын кабул итә ала.