Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
04.10.2023, 11:20

Казан Россия һәм Үзбәкстан арасында III регионара хезмәттәшлек форумын кабул итә

Чара 700 дән артык бизнес вәкилләрен берләштерәчәк

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 4 нче октябрь). Бүген Казанда Россия һәм Үзбәкстан арасында III регионара хезмәттәшлек форумы старт алды. Чара 700 дән артык бизнес вәкилен, Россиянең 19 төбәге һәм Үзбәкстанның 12 төбәге вәкилләрен берләштерәчәк.

Форумда Россия делегациясен РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары – РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров җитәкләргә планлаштыра. Бу көнне шулай ук Үзбәкстан Республикасы премьер-министры урынбасары Жамшид Ходжаевның визиты көтелә. Форумда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашачак. Ә 5 нче октябрьдә Татарстанга һәм аның башкаласына беренче тапкыр Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзиеевның килүе көтелә.

Форум Россия һәм Үзбәкстан төбәкләре, эшлекле даирәләр һәм оешмалар арасында практик хезмәттәшлекне киңәйтү өчен үткәрелә. Ул икътисад өлкәсендә иң масштаблы ике яклы иҗтимагый чараларның берсе булып тора.

Эшлекле программа пленар утырыш үткәрүне, шулай ук дүрт тематик панель сессиясе эшен күздә тота. Транспорт-логистика, сәнәгать, туристлык һәм яшьләр өлкәләрендә ике яклы хезмәттәшлекне киңәйтү турында фикер алышу планлаштырыла, дип хәбәр итә РФ Икътисади үсеш министрлыгы.

Чара кысаларында Россия-Үзбәкстан һәм Үзбәкстан-Россия эшлекле советларының уртак утырышы планлаштырылган, эшлекле даирәләр өчен элемтәләр биржасы, шулай ук «Россия һәм Үзбәкстан: үсеш өчен яңа мөмкинлекләр» темасына күргәзмә эшләячәк.

Барлык яңалыклар