В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
17 нче һәм 18 нче сентябрьдә «Урам» экстрим-паркында лекцияләр, мастер-класслар һәм күргәзмәләр оештырачаклар.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 15 нче сентябрь). 17 нче һәм 18 нче сентябрьдә Казанның «Урам» экстрим-паркында «Город-RE’ACTOR» креатив индустрияләр бөтенроссия фестивале узачак. Кунаклар өчен белем бирү һәм дискуссия программалары, питчинглар һәм мастер-класслар, күргәзмәләр һәм инсталляцияләр, маркет һәм музыкаль номерлар әзерләнгән.
Чакырылган кунаклар арасында җырчы һәм влогер Ира Смелая һәм «Танцы на ТНТ» тамашасының соңгы сезоны финалисты Даниил Патлах та бар. Алар экстрим-паркта да, Werk арт-киңлегендә дә (анда «Город-RE’ACTOR»ның кичке программасы башланачак) чыгыш ясаячак.
Фестивальнең белем бирү өлеше – бушлай, катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк. Афтерпатига керү билетлар буенча башкарылачак, дип хәбәр итә RE’ACTOR креатив индустрияләрне үстерү программасының матбугат хезмәте.