В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Турнирга илнең 50-дән артык төбәгеннән спортчылар киләчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче декабрь).14-15-нче декабрьдә Казанның «Ак Барс» көрәш сараенда тхэквондо буенча «Алтын очкын» бөтенроссия ярышлары узачак. Турнирда 50-дән артык төбәктән 120-ләп спортчы катнашачак. Казаннан ярышларда 40 спортчы катнаша.
Ярышлар өч яшь категориясендә: ир-атлар һәм хатын-кызлар (2002 елгылар һәм өлкәнрәкләр), яшүсмер егетләр һәм кызлар (2002-2004 елгылар), егетләр һәм кызлар (2005-2007 елгылар), берничә авырлык категориясендә узачак, дип хәбәр иттеләр Физкультура һәм спорт комитетында.