В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Аларда илнең 16 төбәгеннән 11 яшьтән 17 яшькә кадәрге спортчылар катнашачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нче апрель). ТР башкаласы ИТФ тхэквондо буенча бөтенроссия ярышларын кабул итәчәк. Ярышлар 29 нчы һәм 30 нчы апрельдә «Бокс һәм өстәл теннисы үзәге» спорт комплексында узачак.
Җиңү өчен илнең 16 төбәгеннән 11 яшьтән 17 яшькә кадәрге спортчылар көрәшәчәк. Бүләкләр биш спорт дисциплинасында уйнатылачак: «формаль комплекс», «формаль комплекс-туль», «авырлык категориясе», «спарринг-команда ярышлары» һәм «формаль комплекс-төркем», дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгының матбугат хезмәте.
Мартта Казанда 21 яшькә кадәрге юниорлар һәм юниоркалар арасында тхэквондо буенча Россия беренчелеге узды. 48 төбәктән 400 спортчы катнашты. Җиңүчеләрне 16 авырлык категориясендә билгеләделәр.