В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
ТР башкаласында Көзге донор акциясе узачак
Фото: Марат Мөгыйнов
Татарстан башкаласы «ДавайВступай!» марафонының 20 нче шәһәре булачак.
22 нче сентябрьдә Казанда чаралар үткәрү программасы:
7.00-14.00 – сөяк мие донорлыгы амбассадоры Артем Алискеровның шәһәрнең истәлекле урыннары буенча 42 км мономарафоны (йөгерү).
Старт Казанның «Росплазма» плазма үзәгеннән 7.00 сәгатьтә Островский урамы,69/3 адресы буенча башлана.
Финиш 14.00 сәгатьтә – Карл Маркс урамы,74 адресы буенча Казан (Идел буе) федераль университеты янында.
8.00-12.00 – Җиңү проспекты, 85 адресы буенча «ТР Сәламәтлек саклау учреждениесенең Республика кан үзәге» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесендә гражданнарны Сөяк мие донорларының федераль регистрына җәлеп итү буенча #ДавайВступай донорлык акциясе.
10.00-14.00 – гражданнарны Сөяк мие донорларының федераль регистрына җәлеп итү буенча #ДавайВступай донорлык акциясе («Росплазма» Казан плазма үзәге, Островский урамы, 69/3).
14.00-15.30 – «Мин булдырам. Мин тиеш. Мин – Сөяк мие доноры» интерактив лекциясе була, ул Казан (Идел буе) федераль университетында Карл Маркс урамы, 74, аудитория 204а адресы буенча узачак. Чарада Федераль регистрдан спикер Наталья Малышева, «ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының республика кан үзәге» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе, «Волонтер-медиклар» россиякүләм волонтерлык хәрәкәте катнаша.
Шулай ук «#Давай Вступай!» бөтенроссия марафоны кысаларында 22 нче сентябрьдә 8.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Республика кан үзәгендә «Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасы белән берлектә кан донорлары җәмгыяте ярдәме белән DonorSearch.org һәм «Татнефть» хәйрия фонды Көзге донорлык акциясе узачак.
Барлык теләүче донорлар сөяк мие донорлары реестрына керә алачак. Акциядә катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк. Кан доноры 18 яшьтән өлкәнрәк, 55 килограммнан артык авырлыктагы, донациягә каршы күрсәтмәләре булмаган кешеләр була ала.