Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
03.06.2022, 17:24

Казан хатын-кызлар мини-футболы һәм бию спорты буенча Россия махсус Олимпиадасы спартакиадасын кабул итәчәк

Олимпиада кысаларында бию спорты буенча ярышлар беренче тапкыр уздырыла.

Фото: «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» автоном коммерцияле булмаган оешмасы

(Казан шәһәре KZN.RU, 3 нче июнь). 6-11 нче июнь көннәрендә Казанда хатын-кызлар мини-футболы һәм бию спорты буенча «Игелек матчы» бөтенроссия махсус Олимпиадасының Бөтенроссия спартакиадасы узачак.

Спорт өлеше 7-10 нчы июнь көннәрендә «КАИ Олимп» мәдәни-спорт комплексында узачак. Турнирда 8 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк менталь тайпылышлары булган атлетлар һәм юнифайд-партнерлар катнашачак.

Тарихта беренче тапкыр хатын-кызлар командалары арасында мини-футбол буенча Россия махсус Олимпиадасының «Игелек матчы» турниры 2021 елның 3-6 нчы июнендә Сочи шәһәрендә узды. Россиянең биш регионыннан – Владимир өлкәсеннән, Краснодар краеннан, Омск, Свердловск өлкәләреннән һәм Санкт-Петербургтан килгән командалар ярышларда катнаштылар. Быел 12 хатын-кыз командасы катнашыр дип көтелә.

Татарстан Республикасы Спорт һәм социаль проектлар дирекциясендә Россия махсус Олимпиадасы кысаларында бию спорты буенча ярышлар беренче тапкыр уздырыла, дип билгеләп үттеләр. Россиянең 13 төбәгеннән 116 гариза бирелгән инде. Программада ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында ялгыз, парлы һәм команда ярышлары каралган.

Ярышлар «Спорт – тормыш нормасы» федераль проекты кысаларында үткәрелә. Турнирның максаты – сәламәтлекне ныгыту һәм үсешендәге менталь үзенчәлекләре булган кешеләрне физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү.

Барлык яңалыклар