Ачылыш тантанасында катнашучыларны һәм тамашачыларны якты мультимедиа тамашасы, шулай ук Россиянең иң яхшы спортчылары чыгышлары көтә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче февраль). Казанда брейкинг буенча Беренче Россия чемпионаты һәм беренчелеге узачак. 28 февральдән 1 мартка кадәр Казанның Гимнастика үзәгендә бию спорты буенча Россия җыелма командасы составына ("брейкинг" дисциплинасы) керәчәк спортчылар билгеләнәчәк.
Брейкинг буенча Россия чемпионатының җиңүчеләре һәм көмеш призерлары 23 июньдә Нанджингта (КХР) узачак 2019 WDSF World Breaking Championship беренче рәсми дөнья чемпионатында катнашу өчен номинацияләнәчәкләр. Бәйгенең приз фонды - 50 мең доллардан артык.
Брейкинг буенча беренче чемпионат һәм Россия беренчелеген ачу тантанасы 1 мартта 17.30 сәгатькә планлаштырылган. Катнашучыларны һәм тамашачыларны якты мультимедиа тамашасы, шулай ук Россиянең иң яхшы спортчылары чыгышлары көтә. Шуннан соң чемпионатның финалы узачак, анда җиңүчеләрне ачыклыйлар, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы.