В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ярышлар 17-нче февральгә кадәр барачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче февраль). 14-нче февральдә Казанда фехтование буенча Идел буе федераль округы беренчелеге старт ала. Ярышлар 17-нче февральгә кадәр барачак.
Хатын-кызлар арасында шәхси-команда ярышлары берничә яшь категориясендә узачак: 15 яшькә кадәр, 18 яшькә кадәр, 21 яшькә кадәр, 24 яшькә кадәр һәм өлкәнрәкләр. Беренчелек Идел буе федераль округы шәһәрләре һәм төбәкләреннән 250-дән артык спортчыны, шул исәптән фехтование буенча республика спорт мәктәбендә һәм Казан олимпия резервы училищесында тәрбияләнүче 100-дән артык спортчыны җыячак.
2000 елгы, 2003 елгы һәм 2006 елгы спортчылар арасында шәхси ярышлар 14-нче февральдә 9.00 сәгатьтә, команда очрашулары 15-нче февральдә 9.00 сәгатьтә узачак. 1997 елгы һәм аннан өлкәнрәк спортчыларның шәхси ярышлары 16-нчы февральгә (10.00 сәгатьтә), команда ярышлары 17-нче февральгә (10.00 сәгатьтә) планлаштырылган, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.