Ярышлар 26-нчы октябрьдә 9.30 сәгатьтә ачыла.
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче октябрь). 26-27 октябрьдә «Баско» боз аренасында ветераннар командалары арасында хоккей буенча халыкара турнир узачак, анда күп тапкырлар дөнья һәм Европа чемпионнары, Стэнли кубогы призерлары, Россия чемпионнары, Гагарин Кубогы ияләре булган спортчылар катнашачак.
Турнир икенче ел рәттән уздырыла. Чарада «Ак Барс» ветераннары командасы, Ригадан Татарстан командасының Латвия фан-клубы булган «Ак bars-Riga» командасы, шулай ук Уфадан «Салават Юлаев» һәм Магнитогорскидан «Металлург» ветераннар командалары катнашачак.
Ярышлар 26-нчы октябрьдә 9.30 сәгатьтә ачыла, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте. Уеннар җәдвәле белән сайтта танышырга мөмкин.